«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә» милли проектын һәм Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгын гамәлгә ашыру кысаларында күпбалалы гаиләләргә, тулы булмаган гаиләләргә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы оештырылды.
Түгәрәк өстәл эшендә халыкны социаль яклау бүлеге, Россия Социаль фонды бүлеге, мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, Республика матди ярдәм үзәгенең 39 нчы бүлеге һәм «Тәтеш балкышы» үзәге вәкилләре катнашты.
Белгечләр катнашучыларга гаилә мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы законнардагы үзгәрешләр турында мәгълүмат бирделәр һәм кергән сорауларга квалификацияле җаваплар бирделәр.