Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында социаль хезмәт алучылар һәм шәһәр халкы өчен консультацияләр үткәрелде.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре янгынга каршы инструктажы үткәрделәр, анда катнашучыларны янгыннарны кисәтү чаралары, көнкүреш приборларын куллану кагыйдәләре һәм янгын чыкканда эш итү алгоритмы белән таныштырдылар.
Шулай ук су объектларында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре буенча консультацияләр үткәрелде.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, мондый чаралар гражданнарның хокукый хәбәрдарлыгын арттыруга һәм аларның көндәлек тормышта үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.