Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты волонтерлары үз теләкләре белән яр буендагы буаны тәртипкә китерделәр. Бу даими экологик эшнең дәвамы: ел дәвамында балалар су объектларын чистартуда катнаша.
Өмә вакытында катнашучылар дистәләгән килограмм көнкүреш чүп-чар җыйдылар. Мондый чаралар балигъ булмаганнарда күмәк эш күнекмәләрен формалаштыруга, гамәлләрне планлаштыруга һәм әйләнә-тирә мохитнең торышы өчен шәхси җаваплылык тоюга ярдәм итә.