Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнар өчен «Каравон» рус фольклор фестиваленә баруны оештырды. Чара Печище авыл клубы һәм Печище китапханәсе белән берлектә үткәрелде.
Катнашучыларга традицион халык мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирелде. Фестиваль барышында балигъ булмаганнар традицион халык киемнәрен киеп карадылар, халык уен коралларында уйнарга өйрәнделәр, такмаклар башкардылар, фестиваль тематикасы буенча викторинада, хәрәкәтчән халык уеннарында катнаштылар.
Программада иҗади мастер-класслар аерым урын алды. Балалар төрле материаллар кулланып, картиналар ясадылар.
Программага халык җырларын һәм композицияләрен традицион стильдә башкарган «Калинушка» хоры чыгышы өстәлде.
Комплекслы үзәк белгечләре сүзләренә караганда, мондый чаралар үсеп килүче буынны Россия халыкларының мәдәни мирасы һәм традицияләре белән таныштыруга, шәхесара багланышларны ныгытуга һәм балигъ булмаганнарның иҗади күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.