2026 елның апрелендә Яр Чаллыда «Кайгырту маршруты: хастаханәдән чыгарылудан алып өйдә ярдәм алуга кадәр карауга мохтаҗ кешеләрне җөйсез озату» социаль проекты гамәлгә ашырыла башлады. Инициатива «Старость в радость» хәйрия фонды тарафыннан эшләнгән һәм Президент грантлары фонды ярдәмен алган.
Проектны «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Р. С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белән берлектә ведомствоара хезмәттәшлек нигезендә гамәлгә ашыра.
Проект стационардан чыгарылган һәм чит кеше каравына мохтаҗ булган 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны үз эченә ала. Инициативаның төп бурычы – өй шартларына җайлашу чорында пациентларны сыйфатлы тәэмин итү һәм аларның туганнарына ярдәм күрсәтү.
Инициативаны гамәлгә ашыру «Гаилә» милли проектының бурычларын хәл итүгә ярдәм итә.