Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева «Махсус хәрби операциядә катнашучыларның социаль-тернәкләндерү хезмәтләре инфраструктурасын үстерү» түгәрәк өстәлендә доклад белән чыгыш ясады.
Чара кичә «Казан Экспо» күргәзмә үзәге базасында МХО катнашучылары арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча чемпионат кысаларында узды.
«Бүген без мөһим мәсьәлә турында фикер алышабыз: геройларыбызны – махсус хәрби операциядә катнашучыларны максималь нәтиҗәле социаль тернәкләндерүне ничек тәэмин итәргә. Без беләбез, медицина тернәкләндерүе – беренче адым гына. Кешенең чын мәгънәсендә тулы канлы тормышка кайтуы социаль тернәкләндерү аша бара», – дип билгеләде министр урынбасары.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2024 елның гыйнварында Яшел Үзән шәһәренең «Идел» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 10 урынга исәпләнгән махсуслаштырылган бүлек ачылды. Бүлек даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ булган сугышчан хәрәкәт инвалидларын кабул итә. Курслар 90 көнгә исәпләнгән, елына ике тапкыр.
2025 елның июнендә Казан шәһәрендә «Восхождение» үзәгенең 40 урынлык стационар бүлеге файдалануга тапшырылды. Моннан тыш, күрү сәләте бозылган МХОда катнашучыларның социаль статусын торгызу буенча махсуслаштырылган Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге эшли.
2024–2026 елларда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә тернәкләндерү хезмәтләрен сорап 345 МХО катнашучысы мөрәҗәгать иткән.