Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Лукоморье» театр түгәрәге эшли. Дәресләр тәрбияче Ирина Чудновская җитәкчелегендә үткәрелә.
Бүген биредә яшәүчеләр халык әкияте мотивлары буенча мини-спектакль әзерләделәр. Спектакльдә Надежда Саблукова, Надежда Лепихина, Валентина Павлова, Рамил Кәлимуллин һәм Римма Тоймасова катнашты.
«Безнең театрда дәресләр шундук бик популяр булды. Без халык әкиятләре нигезендә гади, күңелле һәм һәркемгә таныш сценарийлар сайлыйбыз. Тәрбияләнүчеләр мондый спектакльләрдә рәхәтләнеп катнашалар, аларга үзләренең иҗади талантларын тормышка ашыру ошый», – дип сөйли Ирина Чудновская.