Республика эш бирүчеләре 81 меңнән артык вакансия тәкъдим итә

2026 елның 1 июле, чәршәмбе

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 81 566 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:

- 29,3 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (23,9 мең эш урыны);

- 22,6 % сәнәгатьтә (18,4 мең эш урыны);

- 8 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (6,6 мең эш урыны);

- 5,5 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (4,5 мең эш урыны);

- 2,3 % транспортта (1,8 мең эш урыны);

- 1,3 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (1,1 мең эш урыны);

- 0,3 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,3 мең эш урыны);

- 30,7 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (25 мең эш урыны).

3 727 татарстанлы эшсезләр сыйфатында теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International