«Өмет утравы» өйдә хезмәт күрсәтү программасына гарденотерапияне кертте

2026 елның 30 июне, сишәмбе

«Гаилә» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре гарденотерапиядән файдаланалар.

Гарденотерапия методы өлкән яшьтәге кешеләрнең психоэмоциональ халәтен яхшыртуга һәм аларның танып белү кызыксынуын үстерүгә юнәлдерелгән. Дәресләр активлыкны саклап калуга, вак моториканы үстерүгә, хәрәкәтләрне координацияләүне яхшыртуга һәм когнитив функцияләрне стимуллаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International