«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Һөнәрләр марафоны»

2026 елның 30 июне, сишәмбе

26 июнь көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Һөнәрләр марафоны» дигән һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.

Программа интеллектуаль һәм иҗади өлешләрне үз эченә алды. Катнашучылар табышмакларга җавап бирделәр, хезмәт турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, һөнәрләр өчен төп күнекмәләр һәм шәхси сыйфатлар турында фикер алыштылар. Тәрбияләнүчеләр белгечләр белән бергә социаль өлкәдә уңышлы эшләү өчен кирәкле компетенцияләр җыелмасын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International