Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр приютында «Гырон быдтон» бәйрәменә багышланган чара үткәрелде.
Бу традицион удмурт бәйрәме, ул язгы кыр эшләренең тәмамлануын күрсәтә. Ул тәрбия эше өчен әһәмиятле кыйммәтләрне чагылдыра: хезмәткә хөрмәт, җиргә сакчыл караш, уртак казанышларга сөенә белү һәм бер-береңә ярдәм итү.
Балалар бәйрәмнең тарихы һәм символикасы, удмурт мәдәниятендәге хезмәт эшчәнлеге традицияләре турында белделәр, халык уеннарында һәм әйлән-бәйлән уйнадылар, милли ризыклар белән таныштылар.
Мондый чараларны үткәрү хезмәткә хөрмәт тәрбияләүгә, Россия халыкларының мәдәни мирасын тирәнтен өйрәнүгә һәм милләтара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә.