МХО ветераннары яки аларның тормыш иптәшләре бизнес ачуга ярдәм ала ала

2026 елның 30 июне, сишәмбе

Татарстанда МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен социаль ярдәм чаралары бер урында тормый. Матбугат конференциясендә министры урынбасары Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, республика сугышчыларның ышанычлы тылы булсын өчен барысын да эшләргә тырыша.

Күп санлы федераль түләүләрдән тыш, республика ярдәменең тулы бер катламы бар. Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәт вакытында ук хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы ала һәм аның белән бәйле ташламалардан файдалана ала.

Республика чаралары арасында – торак өчен түләүгә 50 процент ташлама һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары өчен капиталь ремонтка кертемнәр. Әмма тыныч тормышка кайтучыларга кагылышлы яңалыклар да бар. 2026 елдан дәүләт социаль ярдәме турындагы федераль законга сизелерлек үзгәрешләр кертелде.

Наталья Бутаева аңлатканча, хәзер социаль контракт төзегәндә МХО ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен аерым шартлар гамәлдә.

«Хәрби хезмәттән азат ителгән ветераннар өчен социаль контракт төзегәндә гаилә керемнәре исәпкә алынмый. Ветеран үзе яки аның хатыны, әгәр ул II группа инвалид икән, керемнәрен исәпкә алмыйча эшкуарлык эшчәнлеген оештыруга 350 мең сум күләмендә ярдәм ала алалар. Ягъни теләсә кайсы гаилә диярлек үз эшен ача ала. Моның өчен «Ватанны саклаучылар» фондының рекомендациясе һәм грамоталы бизнес-планны тәкъдир итү генә кирәк», – дип сөйләде ул.

МХОда катнашучының һәр балигъ булмаган баласына бер тапкыр 20 мең сум түләнә. МХО катнашучылары гаиләләре өчен йортны газлаштыруга чыгымнарны компенсацияләү дә кирәкле булып кала бирә.

МХОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары исемлеген дәвам итеп, Наталья Бутаева санаторий-курорт дәвалануына беренче чираттагы хокук турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International