Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалайка – традицион рус музыка коралына багышланган чара узды.
Үзәктә тәрбияләнүчеләр балалайканың барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Катнашучылар илебез фольклорын һәм халык традицияләрен үстерүдә инструментның әһәмияте турында белделәр.
Чараның иҗат өлешендә балалар традицион халык бизәге элементлары белән балалайканы сурәтләгән рәсемнәр ясадылар.
Чара үзәктә тәрбияләнүчеләрне Россиянең мәдәни мирасы белән таныштыруга һәм ил халыкларының бердәмлеге кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итте.