Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар оештырды.
Учреждение хезмәткәрләре өчен «Һәр өченче» спектакль-реквиемының видеоверсиясен карау оештырылды. Чара тарихи мирасны хөрмәт итүгә һәм патриотик аңны күтәрүгә юнәлдерелгән.
Кичә Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтергә багышланган тематик сәгать үткәрелде.
22 июньдә шәһәр пляжында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар «Заря» яшүсмерләр клубы катнашучылары белән берлектә «Хәтер шәме» акциясенә кушылды. Катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.