Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы эше кысаларында ике предприятиедә тоткарланган хезмәт хакы түләгән.
Лениногорск районының «Трубный сервис» ҖЧҖ ике хезмәткәргә 182,5 мең сум түләгән. Алабуга районының «Коралл» ҖЧҖ бер хезмәткәр алдындагы 10 мең сум күләмендә бурычын өлешчә каплаган.