«Шәпше» лагерендә яшүсмерләр өчен интерактив дәрес узды

2026 елның 19 июне, җомга

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Альбина Саттарова «Наркотикларсыз тормыш» темасына профилактик дәрес үткәрде.

Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чара «Шәпше» җәйге лагере базасында оештырылды.

Чараның максаты – балаларга психоактив матдәләргә бәйлелекнең зарарлы булуын һәм аның нәтиҗәләрен аңларга, наркотиклар куллануның зыянын күрсәтергә, шулай ук иҗади активлыкны үстерергә ярдәм итү.

Дәрес программасына интерактив уен кертелгән иде. Катнашучылар командаларга бүленеп, иҗади биремнәр үтәде. Шулай ук катнашучылар «Зарарлы гадәтләр һәм аларның кеше сәламәтлегенә йогынтысы» кроссвордын чиште.

Чара реаль тормышта килеп чыгарга мөмкин булган ситуацияләрне гамәли модельләштерү белән тәмамланды. Дәрес азагында һәр катнашучыга мәгълүмати буклеты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International