Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 80 328 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 29,6 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (23,8 мең эш урыны);
- 21 % сәнәгатьтә (16,8 мең эш урыны);
- 8,5 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (6,8 мең эш урыны);
- 5,4 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (4,4 мең эш урыны);
- 1,7 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (1,4 мең эш урыны);
- 1,6 % транспортта (1,3 мең эш урыны);
- 0,3 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);
- 31,9 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (25,6 мең эш урыны).
3 727 татарстанлы рәсми эшсезләр сыйфатында теркәлгән.