Теләче районында Карау мәктәбе эшен дәвам итә

2026 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кешене караучы туганнары өчен чираттагы уку дәресе үткәрде.

Дәрестә карауга мохтаҗлар һәм бу карауны гамәлгә ашыручылар өчен гигиена һәм шәхси куркынычсызлыкның гомуми мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Хәрәкәтчәнлеге чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган гигиена процедураларын гамәлгә ашыру ысуллары күрсәтелде. Шулай ук кием-салымны алыштыру һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны киендерү мәсьәләләре дә каралды. Дәрес азагында катнашучыларга күрсәтмә материаллар һәм белешмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International