«Изгелек» үзәгендә Сабантуй

2026 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә милли бәйрәм – Сабантуйны бәйрәм иттеләр. Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында халык бәйрәмнәре, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында күзаллау формалаштыру максатында оештырылган чарада көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары һәм аларның ата-аналары катнашты.

Белгечләр башта Сабантуйның тарихы, традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Катнашучылар бу бәйрәмнең төрки халыкларның, бигрәк тә татар һәм башкортларның традицион бәйрәме икәнлеген белделәр.

Программага халык уеннары һәм ярышлар, шулай ук шаярту викториналары кертелгән иде.

Бәйрәм милли ризыклар белән чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International