Балачак иминлеге контроль астында: Югары Ослан районында «Яшүсмер–2026» операциясе старт алды

2026 елның 10 июне, чәршәмбе

Бүген, 9 нчы июньдә, Югары Ослан районында «Яшүсмер–2026» комплекслы ведомствоара операциясенең беренче этабына старт бирелде.

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина эш төркеме составында профилактика субъектлары вәкилләре белән берлектә күчмә рейдта катнашты. Комиссия районның 8 торак пунктында яшәүче 16 гаиләдә булды.

Белгечләр игътибарны балаларның иминлегенә юнәлтте. Рейдлар вакытында алар торак шартларын карадылар. Ата-аналар һәм балалар белән уяулык турында әңгәмәләр үткәрелде.

Һәр гаиләгә «Имин балачак», «сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре», «Сак бул, мошенниклар» кебек буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International