«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен Тырыш чишмәсенә экскурсия оештырылды. Аларны тәрбияче һәм дәвалау физкультурасы буенча инструктор озата йөрде.
Бу урынга килеп җитүгә, чишмәнең чиста суы янында зур булмаган мәдәни программа үткәрелде: катнашучылар бу урынның матурлыгына һәм тереклек көченә багышланган шигырьләр укыдылар. Экскурсия яңа балалар мәйданчыгында ял белән тәмамланды.