Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рушания Сольвар «Гаиләгә киләчәктә ярдәм күрсәтүне планлаштыру» темасына әңгәмә үткәрде.
Очрашуның төп максаты авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итүнең төгәл планын төзү, шулай ук ярдәм чаралары турында фикер алышу булды. Белгеч гражданнарга мөмкин булган социаль ярдәм төрләре турында җентекләп сөйләде.
Бу чара социаль хезмәтләр алучы өлкәннәргә үз проблемалары белән ялгыз калмаячакларына инанырга ярдәм итте.