Әлмәттә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укыту дәресләре дәвам итә

2026 елның 8 июне, дүшәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече тарафыннан «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында чираттагы укыту дәресе уздырылды.

Дәресләр программасы гомуми карау һәм катлаулануларны профилактикалау күнекмәләрен, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү ысулларын, гигиеник карау, ашату кагыйдәләрен, табибка кадәрге беренче ярдәм алымнарын өйрәнүне һәм практик үзләштерүне үз эченә ала. Бер яктан, бу чаралар авыру өчен уңайлырак шартлар тудыруга, икенче яктан, туганнарын карау процессын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән.

Дәрестә 10 ярдәмче катнашты. 2026 ел башыннан бирле барлыгы 50 социаль хезмәткәр һәм аз хәрәкәтләнүче һәм хәрәкәтләнмәүче гражданнарны караучы 24 туган белем алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International