Балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәләне профилактикалау буенча иң яхшы программага конкурска йомгак ясалды

2026 елның 5 июне, җомга

2026 елның икенче кварталында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм министрлыкның Республика ресурс үзәге балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсы үткәрде.

Конкурста 28 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе катнашты: 18 социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 19 гариза биргән, балалар һәм яшүсмерләр өчен 10 социаль приют – 15 гариза. Экспертлар төркеме өч номинация буенча барлыгы 34 программаны карады.

Иң яхшы программалар иң яхшы эшләр җыентыгына тупланачак һәм инновацион технологияләр банкында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International