Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Инженер-җитештерү үзәге» ҖЧҖ булдылар, анда торбалар ясау процессы белән таныштылар.
Предприятие хезмәткәрләре чимал әзерләүдән алып әзер продукция чыгаруга кадәрге төп этаплар турында сөйләделәр. Балалар заманча җиһазларның эшен күрделәр, торбаларның төрләре һәм аларның сәнәгатьтә һәм төзелештә кулланылышы турында белделәр.