Аксубай районының “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Корбан бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Балалар бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре белән таныштылар. Чарада төрле уенар узды. Шулай ук “Бәйрәм этикеты” дигән бәйге дә үтте.
Милли ризыклар белән чәй дә эчтеләр. Соңыннан барлык балаларга да күчтәнәчләр өләшенде.