“Хыял” приютында тәрбияләнүчеләр чик буе хезмәткәрләре көненә стена газетасы чыгардылар

2026 елның 29 мае, җомга

Аксубай районының “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта чик буе хезмәткәрләре көненә багышланган иҗади проект узды. Биредә тәрбияләнүчлеәр “Ватанны сакларга дигән һөнәр бар” дип аталган стена газетасы ясады.

Бу эш төрле яшьтәге балаларны берләштерде. Кемдер текстлар язды, кемдер рәсемнәр ясады, кемдер бизәү белән шөгыльләнде. Катнашучылар чик буе гаскәрләре бәйрәменең тарихын гына өйрәнеп калмады, бергәләп эшләргә дә өйрәнделәр. Бу аларны тагын да берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International