15 майда Халыкара гаилә көнендә “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге бүлектә тәрбияләнүчеләр, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Чаллы интернат-йортында яшәүчеләр белән очрашу булды.
Чара Россиядәге халыклар бердәмлеге елы һәм Идел буе федераль округының “Менталь сәламәтлек” иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.