Министр урынбасары Адель Мөбәрәкшин мәктәп укучылары өчен цифрлы грамоталылык дәресе үткәрде

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

21 апрельдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин «Цифрлы ликбез» агарту проекты кысаларында 2 нче Балык Бистәсе урта гомуми белем мәктәбе укучылары өчен цифрлы грамоталылык дәресе үткәрде.

Дәрестә мәгълүматлар анализының нәрсә булуы һәм аны кем куллануы, мәгълүматлар ничек файдалы чишелешләргә әверелә, мәгълүматлар анализы белән нинди һөнәрләр бәйле булуы һ. б. турында сөйләштеләр. Укучылар мәгълүматлар инженеры, дата сайентист, бэкенд-разработчик, аналитик, разработчик кебек һөнәрләр белән таныштылар. Балалар технологияләрнең кешеләргә карарларны тизрәк һәм төгәлрәк кабул итәргә ярдәм итүен аңладылар, шулай ук белдерүләр платформаларының ничек эшләвен ачыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International