Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты педагог-психологлары гуманлы педагогикага нигез салучы Шалва Амонашвили белән очрашуда катнаштылар.
Очрашу барышында балаларны тәрбияләүгә һәм үстерүгә шәхси юнәлешле якын килүнең төп принциплары каралды. Белгечләр авыр тормыш хәлендә калган балалар белән эшләү өчен мондый ысулларның мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Шалва Амонашвилиның гуманлы педагогикасы балага берсүзсез мәхәббәт, хөрмәт, кызыксыну һәм эмпатиягә нигезләнгән. Укытучы бала позициясенә басарга, аның мәшәкатьләрен һәм эшләрен җитди итеп кабул итәргә һәм алар белән исәпләшергә омтыла. Мондый алым ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырырга, балада ышаныч, рухи ориентирлар һәм җаваплылык үстерергә ярдәм итә.