Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы эше кысаларында Татарстан Республикасының ике эш бирүчесе тоткарланган хезмәт хакын түләгән.
Казанда «АБС групп» ҖЧҖ 46 хезмәткәргә 5 838,814 мең сум түләгән.
Яңа Чишмә районында Скоков Н. А. КФХ 13 хезмәткәргә 197,871 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакы түләнгән.