Республика клиник наркология диспансеры белән хезмәттәшлек кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлеге белгечләре мәгълүмати-мотивацион очрашулар үткәрүне дәвам итәләр.
Амбулатор медицина тернәкләндерү бүлеге базасында узган чираттагы чарада медицина тернәкләндерүе узучы пациентларга социаль хезмәт шартларында социаль тернәкләндерүнең кирәклеге һәм өстенлекләре, бүлекчә эшенең төп юнәлешләре, күрсәтелә торган социаль хезмәт төрләре, аларны күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында сөйләделәр.
Очрашу тере диалог форматында узды, пациентлар сораулар бирде, ә соңыннан файдалы буклетлар алды.