1986 елның 26 апреле – төзәтеп булмаслык хата һәм коточкыч һәлакәт синонимы булган, әмма шулай ук кеше рухының көчен күрсәткән көн. Чернобыль АЭСындагы шартлау дөньяны тетрәндереп, кешелек казанышларының нәзбереклеге турында уйланырга мәҗбүр иткән коточкыч төннән соң кырык ел узды.
Истәлекле көн алдыннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Сөмбел Федосеева стенд ясашан. Шундый мөһим юбилейга багышланган әлеге стендны булдыру – үткәнгә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә сабак алып, бүгенге һәм киләчәк белән әңгәмә алып бару ысулы да.