Җәлил интернат-йорты коллективы «Талантлар фестивале» конкурсын яулады

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты коллективы герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Талантлар фестивале» үзешчән сәнгать смотр-конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Катнашучылар барлык номинацияләрдә дә җиңү яулады

Фестивальнең иң югары бүләкләре түбәндәгечә бүленде: ансамбль һәм театр куелышы 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Жюри шулай ук хореография номерын һәм хатын-кызларның ялгыз вокалын югары бәяләде һәм аларга 2 дәрәҗә лауреат исемен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International