Бөгелмә районының «Яңарыш» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кечкенә пациентларны комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән традицион булмаган тернәкләндерү ысуллары актив кулланыла. Шундый нәтиҗәле һәм мавыктыргыч юнәлешләрнең берсе – төрле ярмалар кулланып сенсор терапиясе.
Барлык дәресләр тәҗрибәле белгечләр – логопедлар, ДФК инструкторлары, социаль педагоглар җитәкчелегендә үткәрелә. Алар, һәр баланың яшен, физик мөмкинлекләрен һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, ярма төрләрен, биремнәрнең катлаулылыгын һәм дәресләрнең дәвамлылыгын җентекләп сайлап алалар.
Ярмалар белән даими шөгыльләнү уңай нәтиҗәләр бирә: балалар җитезрәк була, ә аларның хәрәкәтләре координацияләнә, сөйләм һәм гомуми психоэмоциональ халәт яхшыра.