Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкать туташы «Гаилә» милли проекты кысаларында Карау мәктәбенең чираттагы төркемле дәресен үткәрде.
Картайган саен тирән физиологик үзгәрешләр барлыкка килә һәм хроник авырулар үсеше куркынычы арта, сенсор, когнитив, иммун функцияләре зыян күрә. Боларның барысы турында да социаль хезмәткәрләргә дәрес вакытында җентекләп сөйләделәр. Укыту нәтиҗәсендә алар социаль хезмәт алучыларның хәлен яхшырак аңлый башладылар һәм белем, практик күнекмәләр алдылар.