Татарстан Республикасының барлык тернәкләндерү үзәкләрендә 31 мартта инде традициягә әйләнгән ачык гаилә / ата-ана көннәре узды. Беренче кварталда чараларда 782 кеше – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары һәм аларның гаилә әгъзалары катнашты.
Проектның төп максаты – ата-аналарга мөмкин булган ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү һәм үсеш үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен аралашу мәйданчыгы булдыру.
Чара кысаларында ата-аналар 2026 елда инвалид балалы гаиләләр өчен ташламалар һәм пособиеләрдәге үзгәрешләр, социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программаларын рәсмиләштерү тәртибе, электрон сертификатлар алу, шифаханә-курорт юлламаларын һәм транспорт карталарын рәсмиләштерү кебек сораулар буенча ярдәм ала.
Чараларда тернәкләндерү үзәкләре белгечләре генә түгел, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәшгульлек үзәкләре һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре дә катнашты.
Алдагы ачык гаилә көннәре апрельгә планлаштырылган.