Төзекләндерү буенча гомумшәһәр акциясе кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре өмә үткәрделәр.
Учреждение коллективы хәрби дан мемориалы янында тәртип урнаштырды. Бу һәр бөгелмәле өчен мөһим урын, һәм объект даими игътибарга һәм карауга мохтаҗ. Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән кешеләрнең хәтерен саклауның әһәмиятен аңлап, энтузиазм белән эшкә алындылар.