Лениногорскидагы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә наркоманиягә каршы әңгәмә узды

2026 елның 17 апреле, җомга

16 апрельдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Рушания Сольвар өлкәннәр белән «Куркыныч бәйлелек – наркотиклар» темасына әңгәмә үткәрде. 

Очрашу барышында белгеч тыелган матдәләрне куллануның нәтиҗәләрен җентекләп аңлатты, начар гадәтнең кешене ихтыярсыз калдыруын һәм социаль деградациягә китерүен ассызыклады. Шулай ук юридик аспектларга да кагылдылар – наркотикларны саклау һәм тарату өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International