Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яңа офыклар

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Ярдәм» үз-үзеңне тормышка ашыру һәм интеграцияләү мәйданчыгы» проекты актив үсеш ала.

Әлеге проект «Бирәзә нуры» мәчете белән берлектә 2025 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында откан грант ярдәмендә мөмкин булды.

Грант акчаларына ике компьютер һәм төсле принтер сатып алынды, бу катнашучылар өчен системалы дәресләр оештырырга мөмкинлек бирде. Проектның максаты – компьютер белеменә өйрәтү һәм мәчет мәхәлләләре өчен мөселман календарьларын төзү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International