«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә мөһим ярдәм хезмәте турында сөйләштеләр

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тавыш белән кочаклыйм» балалар ышаныч телефоны эше турында мәгълүмати акция узды.

Очрашуның максаты үсеп килүче буынга психологик ярдәм төре буларак ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү, балаларны авыр тормыш хәлләрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә этәрү иде.

Катнашучылар «Мин һәрвакыт янәшәдә» дигән мәгълүмати буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International