Татарстанда Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узды

2026 елның 17 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы буенча 46 мәйданчыкта Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узды. Бу «Кадрлар» милли проектының «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган чара.

Казанда чара «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында узды. Республиканың 30 дан артык әйдәп баручы эш бирүчесе эш эзләүчеләргә 3 000 гә якын вакансия тәкъдим итте. Эшкә урнаштыру ярминкәсенә якынча 6 000 кеше килде. 340 татарстанлы ярминкәдә эшләү турында тәкъдимнәр алды.

Килүчеләр өчен мастер-класслар, консультацияләр, һөнәри юнәлеш тестлары һәм башкалар белән бай программа әзерләнгән иде. Шулай ук МХО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен консультация мәйданчыклары эшләде, чара кунаклары «МХО катнашучыларының уңыш тарихы» фотокүргәзмәсе белән таныша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International