Шушы көннәрдә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтү буенча «Аңлауга ориентирлар» программасы буенча психологик уен дәресе узды.
Бу юлы балалар «Йолдызлы ил» темасына дәрестә катнаштылар, анда үзләренең шәхси сыйфатларын тирәнрәк аңладылар һәм интернет-киңлектә аралашу куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.