Бүген Казанда «Икенче старт» махсус номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының төбәк этабы узачак. 2026 елда «Икенче старт» махсус минациясе тыныч тормышка кайткан һәм үзләренең һөнәри үсешләрен дәвам иткән махсус хәрби операция ветераннарына багышланган.
Конкурста катнашучылар арасында сәнәгать альпинистыннан һәм электромонтажчыдан алып йөрәк-кан тамырлары хирургына һәм педагог-оештыручыга кадәр төрле өлкә белгечләре булачак. Ярышларда үзмәшгульләр дә, дәүләт учреждениеләре һәм шәхси предприятиеләр хезмәткәрләре дә катнашачак.
«Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы 2025 елдан «Кадрлар» милли проектының бер өлеше булды һәм ике этапта уза.