Арча районында космонавтлар белән очрашу узды

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

15 апрельдә Арча районында чын космос геройлары белән очрашу булды. Чара «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган балалары һәм социаль хезмәт алучылар өчен оештырылды.

Очрашу герой белән әңгәмә форматында узды. Балалар космонавтларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Чарада очучы-космонавт Юрий Усачев, космонавт, Россия Герое Александр Калери һәм Россиянең баш космик баллистигы Рафаил Мортазин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International