Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы «Тотрыклы инновацион үсеш учреждениесе» IV бөтенроссия тармак конкурсы лауреаты исеменә лаек булды. Конкурс «Социаль хезмәтләр хезмәткәрләре ассоциациясе» МОО эгидасы астында үткәрелә.
Алынган бүләк – учреждение җитәкчеләренең һәм белгечләренең югары профессиональлеген, аларның эшкә инновацион якын килүләрен һәм ирешелгән нәтиҗәләрне рәсми раслау. Үзәк хезмәткәрләре көн саен социаль өлкәнең үсәргә һәм иң яхшы тәҗрибәләрне кертергә сәләтле булуын исбатлый.