«Яңарыш» үзәгендә хәтер сәгате уздырдылар

2026 елның 10 апреле, җомга

Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне алдыннан Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сугыш чоры балалары. Концлагерь тоткыннары» чарасы узды.

Чара барышында балаларга тарихи фактлар сөйләделәр һәм тоткын балаларның коточкыч хәлләре турында документаль хроника кадрларын күрсәттеләр.

Мондый чаралар үсеп килүче буынга мөһим тарих дәресләрен тапшырырга, фашист концлагерьлары дәһшәтен кичерүчеләрнең истәлеген сакларга һәм батырлыкларын хөрмәтләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International