9 апрель көнне Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Күп функцияле гаилә үзәге базасында Пасха йомыркаларын буяу һәм бизәү буенча мастер-класслар узды.
Уңайлы атмосферада балалар бүлек һәм яшүсмерләр клубы белгечләре белән бергә бу көннең тарихы һәм традицияләре турында белделәр һәм йомыркаларга бәйрәм бизәкләре ясадылар. Һәркем үзен зур һәм тату гаиләнең бер өлеше итеп тоя алды, ә иң мөһиме – бер-берсенә елмаю һәм яхшы кәеф бүләк итте.