Яр Чаллыда элеккеге фашист концлагерьлары тоткынын хөрмәтләделәр

2026 елның 10 апреле, җомга

11 апрельдә бөтен дөньяда истәлекле көн – Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләрне фашист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыны Татьяна Дмитриевна ала. Ул яшьтән үк сугышның кырыс чынбарлыгын таныган.

Кичергән авырлыкларга карамастан, Татьяна Дмитриевна белемгә һәм һөнәри үсешкә омтыла. Брянск төзелеш институтын тәмамлагач, ул икътисад өлкәсендә үз эшен таба. «КамАЗ» ГАҖ предприятиеләренә ул үзенең 23 еллык хезмәт эшчәнлеген багышлый, илебез сәнәгате флагманнарының берсен үстерүгә кыйммәтле өлеш кертә.

Бүген Татьяна Дмитриевна «Ышаныч» үзәге хезмәткәрләреннән тиешле ярдәм ала. 8 апрельдә директор урынбасары Лилия Вәлиева һәм социаль эшләр буенча белгечләр Гөлнара Закирова һәм Татьяна Кузнецова социаль хезмәтләр алучыны чираттагы мөһим дата белән котладылар, татлы бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International