Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Өмет нуры» клубы эше кысаларында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен декупаж техникасында язгы ваза ясау буенча мастер-класс оештырды.
Декупаж – ул әйберләрне кәгазьдән яки башка материаллардан кисеп ясалган сурәтләр ярдәмендә бизәү техникасы. Катнашучылар бу мавыктыргыч процесска чумдылар, техниканы үзләштерделәр. Балалар фантазия, сабырлык һәм пөхтәлек күрсәттеләр, барлык эшләр дә матур һәм кабатланмас килеп чыкты.